Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид балаларны ата-аналары белән хастаханәгә бушлай салу турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышында инвалид балаларны ата-аналары белән бергә түләүсез госпитализацияләү турында закон кабул итте.

РИА Новости шул турыда яза.

Хәзерге вакытта стационарда ата-аналарга бушлай тору дүрт яшькә кадәрге балалары дәваланган очракта гына каралган.

Закон нигезендә «инвалид бала» статусы мондый баланы стационарга якыннарының берсе белән бергә салу өчен җитәрлек нигез булып таныла. Өстәмә медицина күрсәтмәләре соралмый.

Тиешле үзгәрешләр гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турындагы канунга кертелә. Алар нигезендә, баланың яшенә бәйсез рәвештә, ата-ананың берсенә, гаиләнең башка әгъзасына яисә инвалид баланың законлы вәкиленә бушлай йокы урыны, туклану бирү һәм бала белән бергә госпитализацияләүгә хокук бирелә.

Шулай ук, әлеге канунга үзгәрешләр медицина ярдәме күрсәткәндә кайбер шартлар булдыруга гражданнарның шәхси акчаларыннан түләү алынмасын өчен дә беркетелә, диелә хәбәрдә.

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса