Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 15 хокук бозу очрагын ачыклаган

Операция тонировкалы пыялалы автомобиль белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

5 июльдә Әлмәт районында «Тоннель»махсус операциясе үткәрелде. Әлеге операция барышында 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Махсус чара барышында инспекторлар 15 хокук бозу очрагын ачыклады. Операция пыялалары яктылык  үткәрүчәнлеге техник регламент таләпләренә туры килми торган автомобиль белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, мондый транспорт чарасы белән идарә иткән өчен биш йөз сум күләмендә штраф каралган.

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса