Әлмәт районында якын арада «Тоннель» узачак
Чара Казан-Оренбург трассасында узачак.
Операция тонировать ителгән пыялалы автомобиль белән идарә итүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлтеләчәк.
Якын арада Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында ТЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторларының 3 ротасы 1 взводлы юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан махсус «Тоннель» чарасы үткәреләчәк. Бу хакта Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа