Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Быел «Әлмәт спортта» дип аталган бәйрәм концепциясе үзгәрешсез калды һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде.

2 июльдә Әлмәттә яшьләр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды.

«Татнефть» компаниясенең яшьләр комитеты шәһәр халкы һәм кунаклар өчен бай программа әзерләде.

Көн дәвамында шәһәр буенча күп төрле спорт уеннары һәм ярышлар белән тулы күңел ачу программасы узды. Һәркем күңеленә ошаган шөгыль таба алды.

Шәһәр пляжы территориясендә спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән тематик һәм интерактив зоналар җәелдерелде. Призлар белән конкурслар, команда уеннары булды. «Татнефть»нең яшьләр спартакиадасы узды, панна-футбол буенча ачык чемпионат һәм беренче Әлмәт хип-хоп баттлы булды.

«Индустриаль сквер» ачылышы булды, анда төрле дисциплиналар буенча райдерлар контесты узды. Балалар скейтларда, самокатларда  истәлекле бүләкләр өчен көрәшә алдылар. Ярышлардан тыш, кунаклар өчен яшь архитекторлар җәмгыятеннән архитектура квестлары да каралган иде.

Кич белән Нефтьчеләр мәйданында барлык теләүчеләр ТР һәм РФ популяр башкаручылары катнашында концерт программасын карый алдылар.

Бәйрәм мәйданчыгында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, «Татнефть» персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков булдылар.

Район башлыгы яшьләрне бәйрәм белән котлады, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.

"Быел яшьләр көне бик уңышлы узды. Безнең шәһәрне көннән-көн матурайткан өчен «Татнефть» компаниясенә зур рәхмәт. Без бүген менә дигән чыгарылыш кичәсе уздырдык, хәзер искиткеч бәйрәм уздырабыз", - дип билгеләп үтте ул.

Яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткән Әлмәт яшьләренең иң актив вәкилләренә район хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлмәткә Jamberry, Анет Сай, T-Killah һәм Люся Чеботина кавер-төркеме килде.

Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса