Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт иҗтимагый киңлекләрендә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты тормышка ашырыла

Делегация пляжда,  "Көнбатыш капкалары" районындагы бульварда, Фәхретдин урамындагы бульварда, Комсомольский паркында, Ленин урамында, «Яшьлек» скверында булды.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды  командасы, Тимур Нагуманов җитәкчелегендәге шәһәр командасы белән бергә, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты тормышка ашырыла торган Әлмәт иҗтимагый киңлекләрен карадылар.

Старт ноктасы шәһәр пляжы булды. Тимур Дмитриевич безнең шәһәрдә 2016 елдан бирле эшли торган күлнең төзекләндерелгән өлеше турында сөйләде. Шәһәр пляжында эшләрне дәвам итү планлаштырыла. Икенче чират – Болгар урамы буенча территорияне төзекләндерү. Делегация бердәм фирма стилен сакларга, уңайсыз төеннәр белән мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Шулай ук Шевченко урамы буенча урнашкан юллар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк, чөнки алар автомобиль юлы янында урнашкан – рекреацион зона биредә тәмамлана.

Аннары делегация «Көнбатыш капкалар» районындагы бульварга юнәлде. Биредә шулай ук проектның ике чираты да планлаштырыла. Кече архитектура формалары, төрле лавкалар, чүп савытлары, спорт һәм уен зоналары биредә тиздән барлыкка киләчәк. 

Шулай ук узган ел Фәхретдин урамы буенча — Ленин урамыннан Совет урамына кадәр булган җәяүлеләр бульварын яңарту башланды. 2022 елда эшләр тәмамланачак. Җәяүлеләр бульвары якты һәм күп функцияле территория булачак. Максаты-барлык яшел үсентеләрне максималь рәвештә саклап калу һәм җәяү йөрү өчен зона булдыру. 

Ә менә «Комсомольский» паркы-нефть шәһәренең иң «өлкән» паркы, ул да реконструкция таләп итә.

Тикшерү район башлыгы янында узган киңәшмә белән тәмамланды. Анда инде булачак проектлар турында җентекләп фикер алыштылар.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса