Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юбилярларны котлау дәвам итә

...

Тыл хезмәтчәне Зиннәтулла Җамалетдиновны район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов котлады.

Айдар Маратович Зиннәтулла Җамалетдиновичка хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Әлмәт районы ветераннар Советы һәм социаль яклау идарәсе җитәкчеләре  юбилярны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Җамалетдинов Зиннәтулла Җамалетдин улы 1932 елның 25 июнендә Горький өлкәсенең татар  авылында туа. Аның хезмәт эшчәнлеге шактый иртә башлана. 1944 елда 13 яшендә фермада эшли башлый, бөтен авыр хезмәтен башкара.

1950 елда Зиннәтулла Җамалетдин улы Совет Армиясе сафларына алына. Ул ике ел буе Мәскәү өлкәсендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Артиллерия коралының наводчигы була. Аны тәмамлаганнан соң Әлмәткә килә һәм тормышын төзелешкә багышлый.

1974 елда ул «Татспецстрой»ның төзелеш компаниясенә урнаша. Нәкъ менә аның катнашында безнең шәһәрдә торак йортлар һәм юллар, мәктәпләр һәм хастаханәләр, парклар-скверлар барлыкка килә.

1979 елда Зиннәтулла Җамалетдин улы өйләнә. 40 ел бергә гомер итеп, алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген алар 7 онык бабасы һәм әбисе булып торалар.

Зиннәтулла Җамалетдин улының күкрәгендә бик күп бүләкләр һәм медальләр бар. Алар арасында «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү өчен» юбилей медале бар.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса