Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә милли проектлар мәсьәләләре буенча комиссиядә районның 14 мәктәбендә капиталь ремонт баруын хәбәр иттеләр

Киңәшмәдә милли проектларның район комиссиясе җитәкчеләре һәм әгъзалары, идарә башлыклары катнашты.

24 июньдә видеоконференция режимында Татарстан республикасында милли проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча комиссиянең һәм Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләрендә комиссияләрнең киңәйтелгән утырышы узды.

ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков республикада планлаштырылган җәйге балалар сәламәтләндерү кампаниясен тормышка ашыруның барышы турында сөйләде.

Аннары Әлмәт районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская Әлмәт мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт программасында катнашу турында хәбәр итте. Ул районның 14 мәктәбендә (7 шәһәр, 7 авыл) ремонт башлануы турында сөйләде. Эшләр агымдагы елның 1 февраленнән үк бара. Кирәкле җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Һәр мәктәптә флагштоклар куелачак.

Киңәшмә ахырында катнашучылар ТР күп балалы гаиләләренең социаль газификация программасында катнашуы турында сөйләштеләр.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса