Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елның гыйнварыннан күп функцияле үзәкнең Әлмәт филиалына 7000гә якын мөрәҗәгать кергән

Татарстан республикасының күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы башлыгы Илдар Мусин чыгыш ясады.

Ул шәһәребезнең күп функцияле үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

2022 елның гыйнварыннан Әлмәт филиалына 7000гә якын мөрәҗәгать кергән. Әлмәтлеләр районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты хезмәтләреннән еш файдалана икән.

Түбән Мактамада махсус территориаль аерымланган структур бүлекчә төзелгән. 2022 елның гыйнвар-май айларында анда 500дән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча КФҮ офисларында күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эш башкарылган. Цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр үзәге үзәк хезмәткәрләре белән берлектә, республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә торган 108 хезмәтне электрон рәвешкә күчергәннәр.

"Учреждение эшчәнлегенең барлык аспектлары буенча да күп нәрсә үзгәрде, ләкин бүгенге көнгә кадәр профессиональ, тиз һәм сыйфатлы итеп кешеләргә ярдәм итү үзгәрешсез һәм өстенлекле булып кала бирә. Бу-күп функцияле үзәкнең Әлмәт филиалының төп бурычы һәм төп максаты", – дип нәтиҗә ясады үз чыгышында  Илдар Мусин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса