Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында тыл хезмәтчәне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

27 июньдә Әлмәттә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Дмитриева Ольга Никифоровна бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев килде.

"100 ел - шундый авыр юл үткәнегез өчен дан һәм мактауга лаек сез. Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән безнең бар нәрсәбез дә бар", - дип билгеләп үтте  Айдар Марат улы һәм юбилярга нык сәламәтлек теләде.

Ольга Никифоровна Дмитриева 1922 елның 27 июнендә Әлмәт районының Васильевка  авылында туа. Ул вакыттагы балаларга хас булганча, хезмәт эшчәнлеген шактый иртә башлый. Сугыш еллары авырлыгын да күрә.

1979 елда «Промтранс-А» оешмасыннан пенсиягә китә. Улы Владимирны үстерә. Хәзер Америкада журналист булып эшләүче оныгы бар. Әби оныгының иҗади уңышларына бик шат.

"Игътибарыгыз өчен, онытмавыгыз өчен рәхмәт. Һәр яктан да кайгырту сизелә. Хакимият кайгыртуы  эмоциональ яктан да, матди яктан да бик ярдәм итә", - дип рәхмәт белдерде юбилярның улы кунакларга.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса