Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» компаниясе экологлар форумы үткәрде

Чара экспертларны, республиканың алдынгы компанияләре вәкилләрен һәм экоактивистларны – планетаның экологик киләчәге турында битараф булмаган һәм кайгырткан барлык кешеләрне берләштерде.

Экологлар көне алдыннан, Карабашта Нептун ял базасында экологик форум үткәрелде. Әлеге чараны «Татнефть» компаниясе оештырды.

Форум программасында спикерлар сыйфатында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты.

«Экологик дөньяга караш формалаштыру буенча инициативалар» дигән панель дискуссиясе кысаларында калдыкларны эшкәртү, үз-үзеңне җаваплы тоту һәм куллану кыйммәтләрен алга этәрү, әйләнә-тирәлекне саклауга ярдәм итәчәк предприятиеләргә экологик технологияләр кертү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Җыелыш «Татнефть»нең экологик рейтингына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса