Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Тоннель» вакытында 65 машина тикшерелде

12 шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән.

Әлмәттә Совет урамында 83-нче номерлы йорт янында «Тоннель» операциясе узды. Сәгать ярым эчендә автоинспекторлар 65 машинаны тикшергән, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.

Барлыгы 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. 12 шофер куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 1-се баланы балалар кәнәфиеннән башка йөрткән. Бер машинаның номерлары укылмаган, бер йөртүченең документлары булмаган.

 

 

Фото: Әлмәт  ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса