Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бала фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән

Фаҗига бүген булды.

Әлмәттә бер бала Галеев урамындагы 25нче йортның тугызынчы катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Аның үлемен хәбәр итәләр.  Бу хакта «Альметьевск 1» телеграм каналы яза.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бу вакытта ата-аналар өйдә булмаган. Тагын ике бала ачык тәрәзә янында булган, аларны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коткарган.

 Хәзер урында тикшерүчеләр эшли һәм җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне хәл итә. Мәгълүмат ачыклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса