Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә архив хезмәткәрләре очрашты

Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде.

Әлмәт һөнәри көллияте базасында «Муниципаль архивларда аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшен оештыру» темасына республика семинары узды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов барлык кунакларны Әлмәттә сәламләде. «Соңгы вакытта архивлар темасы безнең өчен бик кыйммәтле һәм мөһим. Без архивның безнең  өчен мөһим, кирәк булуын төгәл аңлыйбыз. Бу - безнең җаваплылык», - дип ассызыклады барлык архив учреждениеләренең әһәмиятен Тимур Дмитриевич.

"Муниципаль архивларның документлары республика архив фондының шактый өлешен тәшкил итә, алар Татарстан тарихы өчен бәхәссез кыйммәткә ия булган документлардан төзелә. Архив документларының гомуми күләменең 33% ы һәм республика архив фондының 25% ы сездә (муниципалитетларда) саклана", - дип хәбәр итте Гөлнара Габдрахманова үз чыгышында архивларның аеруча кыйммәтле документларны ачыклау буенча эшчәнлек перспективалары турында.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм 2022 елның 1 кварталында башкарылган эш нәтиҗәләре турында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Елена Габдрәшитова сөйләде. "Күрсәтелгән чорда ике меңнән артык саклау берәмлегенең торышын тикшерү буенча эшләр башкарылды, 11 фондның исәп документлары комплектлары тапшырылды, 520 берәмлек законлаштырылды", - дип хисап тотты ул үз чыгышында.

Семинарда шулай ук аеруча кыйммәтле документларны ачыклау критерийлары һәм методикалары турында да сүз барды.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Рәмзия Игтисамова муниципаль архивның аеруча кыйммәтле документлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

Очрашу «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенә экскурсия белән тәмамланды.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса