Әлмәттә судьяны отставкага озаттылар
Зөлфия Сәлимулла кызы Фемидага утыз елдан артык хезмәт иткән.
Әлмәт судьясы Зөлфия Талипова үз теләге белән отставкага китте. 2022 елның 30 мартында ТР судьяларының квалификация коллегиясе аның вәкаләтләрен туктатты.
Зөлфия Сәлимулла кызы Фемидага утыз елдан артык хезмәт иткән. Үз эшчәнлеген ул 1989 елда ук эш башкаручы буларак башлый, аннан соң суд утырышы секретаре, суд консультанты, суд башкаручысы булып эшли. Ә 1996 елда аны Әлмәт шәһәр суды судьясы итеп сайлыйлар.
Зөлфия Талипова эш дәверендә республика Судьялары советының Мактау грамотасы, «Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы» юбилей билгесе, Татарстан Суд департаменты идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты һәм «ТР Югары судына 150 ел» юбилей медале белән бүләкләнә. Болар барысы да, коллегалар фикеренчә, аның сыйфатлы һәм профессиональ эшенең дәлиле.
"Зөлфия Талипованың хезмәт кенәгәсендә эш урыны турында бер генә язма – ТР Әлмәт шәһәр суды. Судья 32 ел судта хезмәт куя", – дип билгеләп үтте шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин.
Мактаулы отставкага судьяны тантаналы шартларда озаттылар. Суд коллективы Зөлфия Сәлимулла кызына күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Зөлфия Сәлимулла кызы – югары һөнәри осталык, хезмәт сөючәнлек, үз вазифаларына һәм судья бурычларына фидакарь мөнәсәбәт үрнәге, дип ассызыкладылар. Ул-суд системасын торгызуга, үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш кертүчеләрнең берсе, суд җәмәгатьчелеге әгъзалары һәм гражданнар арасында абруй казанды.
Фото: шәһәр суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа