Әлмәттә шәһәр үзгәрешенең яңа проектлары турында фикер алыштылар
Шәһәрдә яңа Экополис микрорайоны барлыкка киләчәк.
Булачак офис биналарын, кафе, торак комплексларын һәм тулы бер микрорайонны шәһәр төзелеше советында карадылар. Район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы буенча киңәшмә яңартылган форматта узды: катнашучылар фикер алышып, үз фикерләрен белдерү мөмкинлегенә ия булдылар.
Очрашуда өч иҗтимагый-эшлекле проект тәкъдим ителде. Шуларның берсе – кече нефть компаниясенең Зарипов проспектында төзергә теләгән офис бинасы. Тагын бер объект – Әминов ур., 19 адресы буенча сәүдә бинасы барлыкка киләчәк. Аның нигезе салынган инде. Ният буенча анда кибетләр һәм чәчтарашханәләр урнашачак.
Радищев урамындагы бер бина реконструкцияләнәчәк. Хуҗалык корылмасын тиз туклану кафесына әйләндерәчәкләр. Аның клиентлары, автомобильдән чыкмыйча гына, азык-төлек ала алачак.
Шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов хәбәр иткәнчә, барлык проектлар да коллегиаль карар белән эшләп бетерергә җибәрелгән: парковка урыннары санын, җылылык белән тәэмин итү, тирә-юнь территорияләре чикләрендә киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр, керү һәм чыгу урыннарын ачыклаячаклар.
Советта торак проектларын да тәкъдир иттеләр. Шулай итеп, йортларның берсен Фәхретдин урамы, 19 йортта урнаштырырга планлаштыралар. Яңа тугыз катлы йорт 56 фатирлы булачак. Яңа торак йорт шәһәр күленең Монтаж урамында да барлыкка киләчәк. Төзүче компания вәкиле сүзләренә караганда, объект инде экспертиза узган, аны тормышка ашыру бара. Торак комплекс сәнәгать зонасында 2024-2025 елларга соры поясларны яңарту кысаларында төзеләчәк. Концепциянең уңай яклары күп булуга карамастан, аның тискәре яклары да бар: әйтик, микрорайонда үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү юк.
Тагын бер масштаблы проектны Объездная урамында гамәлгә ашырырга телиләр. Якындагы елларда биредә 18 гектар мәйданда тулы бер Экополис микрорайоны барлыкка килә (бу эш исеме). Ният буенча ул тулы инфраструктуралы һшәһәр эчендәге шәһәр булачак.
Планлаштыру эчке ишегалларында автомобильләр йөрү өчен ябык булган квартал төзелешеннән гыйбарәт. Парковкаларны кварталлар периметры буенча урнаштырачаклар. Проект нигезендә, йортларның төп өлеше-тугыз катлы, почмактагы секцияләре-16шар катлы. Беренче катларда кибетләр, кафе һәм башка сервислар эшләячәк. Биналарның фасадларын төрле материаллар: штукатурка, кирпечкә охшаган панельләр һәм фиброцемент панельләре белән бизәү планлаштырыла.
Экополис киң яшел зонага якын булачак. Шәһәр киңлегенең һәм табигатьнең тыгыз бәйләнеше проект концепциясе нигезендә ята. Урман территориясен агачларга зыян китермичә төзекләндерергә вәгъдә итәләр – биредә яктыртылган җәяүлеләр сукмаклары барлыкка киләчәк. Массив янында Әлмәт өчен өр-яңа торак төре-урбан-вилла барлыкка киләчәк.
– Бу бер подъездлы аз катлы бина. Аның үзенчәлеге-күршеләр аз булу сәбәпле яшәүнең хосусыйлыгы арту. 2-3 фатирлы катта күршеләр дә бер-берсе белән таныш булачак. Без урбан-вилланы район тирәнлегендә яшел үсентеләргә максималь якын урнаштырырга телибез. Бу шәһәрдә тавышсыз һәм ыгы-зыгысыз яшәү хисен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип яза Антон Севастьянов үзенең телеграмында.
Урман массивы һәм торак кварталлар арасында киң эчке бульвар проектланды. Биредә спорт мәйданчыклары, уен киңлекләре, локаль чаралар өчен зур амфитеатр урнашачак. Бульвар аша җәяү йөрү һәм йөгерү өчен бердәм маршрут, шулай ук велоюллар булачак. Тыныч активлыкны ишегалларында урнаштырачаклар: кече яшьтәге балалар өчен мәйданчыклар, комлык, ял зоналары булачак.
Районда 440 фатир төзү планлаштырыла-социаль инфраструктурага ихтыяҗ туа. Баш архитектор сөйләгәнчә, Экополиста 1200 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзергә планлаштыралар. Уку йорты эчке территорияне өстәмә автомобиль трафигы белән йөкләмәс өчен участок периферияләренә урнаштырылачак. Микрорайонда сабыйлар өчен ике балалар бакчасы төзеләчәк.
Тагын бер яңалык-күршеләр үзәге. Бу махсус урыннар, анда күршеләр бергә җыела ала, район тормышының мөһим мәсьәләләре турында фикер алыша, бергә фильм карый яки нинди дә булса вакыйганы бәйрәм итә ала.
Микрорайонда яшәүчеләргә шәһәр җәлеп итү нокталарына бару уңайлы булсын өчен, проект буенча Мөхәммәтҗанов урамында яңа юл салу планлаштырылган, ул турыдан-туры Объездная һәм Шевченко урамнарын тоташтырачак.
- Мондый карар аркасында, перифериягә карамастан, экополис проекты 15 минутлык шәһәр концепциясенә тулысынча туры килә. Ул шәһәр үсешенең төп нокталарының берсе булачак, - диде Антон Севастьянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа