Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа район – экополис барлыкка киләчәк

Барлыгы 440 фатир төзү планлаштырыла.

Төзелеш участогы якынча 18 гектар тәшкил итәчәк. Ул шәһәрнең көньяк-көнбатышында Объездная урамы буйлап,  киң яшел зонага якын урнашкан булачак.

Торак төзелешенең төп өлеше -  тугыз катлы, почмак секцияләре, төзелешнең беренче линиясенә чыга торганнары уналты катлы секцияләр булачак.

Секцияле төзелешләрдән тыш, Әлмәт өчен яңа торак форматы-урбан вилла барлыкка киләчәк. Бу-бер подъездлы уртача катлы йорт, аның үзенчәлеге күршеләрнең аз булуы. Бер катта 2-3 фатир урнашып, күршеләр дә бер-берсен беләчәк.

Бу йортлар  урман зонасына якын урнаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса