Әлмәттә мәгариф ветеранын хөрмәтләделәр
Әлмәт шәһәренең 11 нче урта мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны Суворова Алевтина Евгеньевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ветеранны котларга дуслары һәм хезмәттәшләре, элеккеге укучылары килгән иде. Котлауларны Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Павловская И.А. башлады, ул нык сәламәтлек теләде һәм Алевтина Евгеньевнаның югары профессиональлеген, бетмәс-төкәнмәс педагогик талантын билгеләп үтте.
Алевтина Евгеньевна үзенең педагогик эшчәнлеген 1957 елда башлап җибәрә һәм 36 ел дәвамында Әлмәт шәһәренең 7нче һәм 11нче мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күпьеллык һәм мактауга лаек хезмәте өчен аңа «Халык мәгарифе отличнигы» (РСФСР) һәм "СССР халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа