Әлмәттә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булды
Эшлекле сәфәр кысаларында Әлмәт районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды.
Әлмәткә эш визиты белән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде.
Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәт прокуроры урынбасары Марсель Гыймаев, хезмәт җитәкчеләре, чакырылганнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. ZOOM буенча шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Президент Аппараты да тоташтырылды.
Сәрия Сабурская үз чыгышында «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгатьләр арту тенденциясен билгеләп үтте. Узган ел 83 меңнән артык гариза теркәлгән, аларның 78% ы уңай хәл ителгән. 2021 елның августыннан «Халык контроле» белән идарә итү үзәге эшли башлады. Бу вакыт эчендә өстәмә рәвештә 83 мең мөрәҗәгать алынды. Аларның күбесе сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль ярдәмгә кагылышлы иде.
Сәрия Харисовна мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, авыл җирлекләрендә, идарәче компанияләрдә шәхси кабинетлар ачу, шулай ук аларны «Халык контроле» системасына кертү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Аның сүзләренә караганда, кире элемтә платформасы аша яки халык контроле аша кергән гаризалар шунда ук башкаручыларга җибәреләчәк. Әгәр бу балалар бакчасы булса, гариза реаль вакыт режимында мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе һәм модераторларның шәхси кабинетына керә.
Үтәлешен контрольдә тоту муниципаль берәмлек яки шәһәр округы органы тарафыннан башкарыла. Ахыргы нәтиҗәләрне тиешле министрлыклар һәм ведомстволар раслый. "Беренче кварталда каралган барлык шәхси кабинетларны ачу бурычы тора, икенче кварталда ук эш план буенча алып барылсын иде», - дип ассызыклады ул.
Әлмәт районы буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эше статистикасына килгәндә, 1070тән артык мөрәҗәгать бастырылган. Шуларның 814е инде башкарылган, бу 76% тәшкил итә.
Киңәшмәдә бүгенге көндә иң кирәкле мөрәҗәгатьләр каралды. Әлмәт районы буенча «Халык контроле» ндә иң актуаль гаризаларның берсе – «Алсу»микрорайонында участок педиатры кабинетын ачу.
«Бу мәсьәлә буенча Мин Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән очраштым. Уртак көч белән бу проблема быел үз чишелешен табар дип өметләнәбез», - диде Сәрия Сабурская.
Киңәшмә барышында шулай ук конкрет хәбәрнамәләр каралды, алар буенча вәкаләтле вәкилнең сыйфатка һәм аларны карау вакытына карата кисәтүләре бар. Сораулар ишегалларны чистарту, юлларны һәм ишегалды территорияләрен ремонтлау, балалар мәйданчыкларын урнаштыру мәсьәләләренә кагылды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Сәрия Харисовна халыктан кергән проблемаларны үз вакытында хәл итәргә, инде хәл ителгән мәсьәләләр буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.
Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа