Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемгә - бәйрәм, кемгә...

Яңа ел бәйрәмнәр һәм кышкы уен-көлкеләр чоры гына түгел, ЮХИДИ, хокук саклау, ашыгыч ярдәм һәм коткару службалары өчен аеруча кызу чор булды.

2022 елның беренче көннәре авыр фаҗигаләр, юл һәлакәтләре теркәлүе белән башланып китте.

Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Россиядә ике меңнән артык юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, шуларда 230 дан артык кешенең якты дөнья белән хушлашырга өлгергәнлеге мәгълүм булды. Әлмәт җирлегендә дә мондый очракларның артып китүе борчуга сала.

2022 елның 7 гыйнварында гына да Казан-Оренбург трассасында берочтан ике фаҗигале юл һәлакәте теркәлде. Беренчесе көндезге өчләр тирәсендә Илтән-Бута авылы янында булды. Биредә KIA машинасы каршы як полосага чыга, идарәсен югалта һәм Volkswagen машинасына килеп бәрелә. KIA машинасын йөртүче һәм аның өч пассажиры урында ук җан бирәләр. Икенче вакыйга кичке якта Казан-Оренбург трассасының 283 нче километрында Габдрахман авылы янында булды. Биредә ВАЗ-2113 һәм Mitsubishi Pajero машиналары бәрелеште. Нәтиҗәдә тагын ике кешенең гомере өзелде. Шул рәвешле бер тәүлек эчендә 6 кеше якты дөньядан китте. Иң аянычлысы - барысы да яшьләр.

Юл кагыйдәләрен бозу, һава шартларына карамастан тизлекне арттыру һәм игътибарсызлык - болар барысы да әлеге аянычлы хәлләрнең сәбәпчесе. Бу уңайдан шуны да хәбәр итеп узарга кирәк, 2022 елның 10 гыйнварыннан тизлекне 60 км/сәгатьтән арттырган һәм каршы як полосага берничә тапкыр чыккан өчен җинаять җаваплылыгын күздә тоткан закон, ниһаять, үз көченә керде.

Җинаять кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, элек тизлек режимын бозган яки «каршы»га чыккан өчен хөкем ителгән шоферларга кабат хокук бозганнары өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки алты елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыеп, өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әлеге катгый чаралар юлларда һәлакәтләрнең кимүенә китерер дип ышанып каласы килә.

Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Ел башыннан районда 9 янгын очрагы теркәлергә өлгергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Узган елны Әлмәт җирлегендә 515 янгын очрагы булган, аларда 19 кеше вафат булган, бер бала үлгән. 15 кеше тән җәрәхәтләре алган. Бәйрәм көннәре, елдагыча, өшү һәм агулану очракларыннан башка да узмаган. Озын ялларда мошенниклар һәм караклар да активлашкан. Аларның ятьмәсенә 60 һәм 61 яшьлек ике әлмәтле эләгә язган. Икесе дә аферистлар кушуы буенча кредит алган. Вакытында хокук саклау органнарына хәбәр итмәгән булсалар, акчаларыннан колак кагасы булган бу ханымнар. Бу турыда күпме язып, күпме сөйләп торсак та, шушындый ышанучан кешеләр булуына кайчагында шаклар катасың.

Шулай, 2022 елга да аяк бастык. Иң мөһиме - тыныч кына узсын, ахыры хәерле булсын бу елның, дип телик.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса