Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Федерация Советы Россиядә хезмәт хакының минималь күләмен арттыру законын хуплады

Россия Президенты Владимир Путин бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.

Федерация Советы хезмәт хакының минималь күләмен 2022 елның 1 гыйнварыннан 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы закон проектын хуплады.

Башта документта хезмәт хакының минималь күләме аена 13 617 сум тәшкил итәчәк, дип күрсәтелгән иде, ләкин РФ Президенты Владимир Путин соңрак бу сумманы 13 890 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы дәүләт башлыгы тәкъдим иткән икенче укылыштагы төзәтмәне хуплады. Быел Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12 792 сум тәшкил итә.

Россия Президенты төзәтмәләрен финанс белән тәэмин итү 2022-2024 елларга кабул ителгән федераль бюджетта каралган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X