Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә киберспорт турында сөйләштеләр

Әлмәттә киберспорт үсеш алган.

23 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов киберспорт буенча эшмәкәрләр белән очрашты.

Киберспорт-ул команда яки видео уеннар нигезендә шәхси ярыш. Россиядә ул рәсми спорт төре дип танылды. Барлык киберспорт дисциплиналары да берничә төп сыйныфка бүленә, алар киңлекләре, уенның үзенчәлекләре, киберспортсменнарның уен күнекмәләре белән аерылып тора. 

Әлмәттә бу спорт төре шулай ук үсеш алган. Киберспорт буенча эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу ачык диалог форматында узды. Алар Әлмәттә кече ярышларны яки нинди дә булса сайлап алу турларын үткәрү өчен зур мәйданчык бирүләрен сорап, район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Сүз шулай ук киберспортны компьютер клубы эчендә генә түгел, ә рәсми район беренчелеге кебек шәһәр ярышлары дәрәҗәсенә чыгару турында да барды. Исегезгә төшерәбез,Татарстанда инде компьютер спорты федерациясе бар.

MIRAGE Cyber компьютер клубы хуҗасы Артем Лапшин Тимур Нагумановка мөрәҗәгать итте: "Безнең бурыч – Әлмәт муниципаль районында киберспорт федерациясен булдыру. Балаларга бүләкләр, разрядлар бирүне оештырырга кирәк. Киберспортны үстерергә кирәк, чөнки безнең егетләр дөнья турнирларында билгеле титуллар, зур акчалар яуладылар инде. Без Әлмәттә киберспорт Федерациясе  булуын телибез".

Турнирлар үткәрү өчен фикер алышуда беренче этапта «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы һәм футбол манежлары мәйданчыклары тәкъдим ителде.

Уртак максатларга ирешү өчен киберспорт вәкилләренә эшне спорт, мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән бергә алып барырга кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, киберспорт өчен махсус мәйданчык бирү буенча мөрәҗәгать каралуга алынды, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса