Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында 45800 пенсионер яши

12 ноябрьдә ветераннар иҗтимагый оешмасының 8 нче хисап-сайлау конференциясе булды.

Матбугат конференциясендә Василий Самойлов һәм делегация әгъзалары очрашуга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

"Без эшебез турында хисап тотабыз. Татарстанда без беренче урыннарны алдык һәм Россия Федерациясендә без өч конкурста җиңдек. Бу югары дәрәҗә. Рәис буларак бездә мондый эш алып барылуын хәбәр итүе бик күңелле", – диде  Әлмәтнең  ветераннар советы рәисе Василий Самойлов.

Быел беренче тапкыр мәктәпләр, предприятиеләр һәм ведомстволар музейлары конкурсы үткәрелгән. Призерлар бүләккә дисклар, дипломнар һәм грамоталар алган.

Ветераннар хәрәкәте-ул конкурс эшчәнлеге генә түгел, ә Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре белән эшләү дә. Аларга хакимият һәм ветераннар советыннан 4 меңгә якын бүләк тапшырылган. Ел саен сугышта катнашучылар күмелгән урыннарда өмәләр үткәрелә, 17 онытылган кабер ачыкланган, аларга һәйкәлләр куелган.

60 яшьтән өлкәнрәк  вакцинацияләнүче пенсионерларны арттыру өчен кызыксындыру ярышлары үткәрелә.

2017 елдан башлап "Активное долголетие" проекты тормышка ашырыла. Авыл җирлекләренә һәм яшүсмерләр клубларына 180 велосипед һәм 170 медицина тренажеры  тапшырылган.

Ветераннар оешмасы рәисе беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарының сәламәтлеген саклауны билгеләп үтте. Ул шулай ук яшь пенсионерларны ветераннар хәрәкәте эшчәнлегенә җәлеп итү мөһимлеге турында да әйтте.

 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса