Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

800 меңнән артык пенсионер һәм пенсия алды яшендәге кеше милек салымнарына ташламалардан файдаланган

Быел Татарстанда җир салымына ташламалардан 470 меңгә якын өлкән кеше һәм пенсия алды яшендәге гражданнар, ә физик затлар милкенә булганыннан 800 меңнән артык кеше файдаланган.

Салым ташламаларының гомуми суммасы якынча бер миллиард сумны тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.


"Татарстан Республикасында пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитмәгән кешеләргә җир салымын һәм физик затлар милкенә салымны түләү буенча ташламалар булдырылган, — дип сөйләде Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова. — Бүгенге көндә җир салымы һәм мөлкәткә салым ташламалары Пенсия фонды мәгълүматы нигезендә гариза бирмичә генә бирелә".


Федераль закон нигезендә пенсионерлар һәм пенсия яшенә җитүче гражданнар өчен, мәйданына бәйсез рәвештә, һәр төр мөлкәтнең бер объектына салым түләүдән азат итү каралган, дип искәртте эксперт. Моннан тыш, барлык салым түләүчеләр өчен физик затлар милкенә салым исәпләгәндә, шулай ук күчемсез милек объектлары буенча салым тотып калынган акчалар автомат рәвештә бирелә.


 Әгәр участокның гомуми мәйданы-алты сутый һәм азрак булса, салым түләргә туры килмәячәк. Әгәр күбрәк булса, салым калган мәйдан өчен исәпләнәчәк.


Салым органына салым ташламасын бирү турында гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә мөмкин: Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, шәхсән теләсә кайсы салым инспекциясенә, шулай ук күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә, почта аша бирергә мөмкин. Әгәр элек ташлама бирелсә, кабат салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


Конкрет муниципаль берәмлектәге  милек салымнарына ташламалар белән Россия Федераль салым хезмәтенең сайтындагы  "Белешмә мәгълүмат ставкалары һәм ташламалар буенча милек салымнары" интернет сервисында танышырга була. 

 

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса