Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Әлмәттә булды

Эш сәфәре кысаларында министр Куйбышев тимер юлын карап чыкты.

Әлмәт районында Фәрит Хәнифов район башлыгы Тимур Нагуманов, «Россия тимер юллары» филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Сергей Блохин белән бергә Әлмәт станциясен, Кәләй станциясен, Колшәрип станциясен, Татарстан республикасы территориясендә шәһәр яны пассажир элемтәсен үстерү чараларын билгеләү, шулай ук Әлмәт шәһәрендә гомуми файдаланудагы яңа тимер юл төзү мөмкинлеген карап чыкты.

"Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөк һәм пассажирлар агымнарын оештыруда оптималь карарлар табу максатыннан, республика хакимияте органнары һәм Куйбышев тимер юлы белән хезмәттәшлек буенча бурычлар куйды. Без нефть башкаласы-Әлмәтнең шәһәр эчендә үз перроны булуын теләр идек. Халык кыска гына вакыт эчендә Бөгелмә, Чаллы, Ижау шәһәрләренә барып җитә алсын өчен уңайлы булачак. Бүгенге сәфәрдән соң без коллегалар белән якынча 8 км озынлыкта тармак төзү кирәклеген өйрәнәчәкбез", - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса