Әлмәт пляжында коткару посты эшли башлады
Бу эсселек кинәт башлану сәбәпле эшләнде.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстаграмында турыдан-туры эфир вакытында Фәсхетдин Сыраевны әңгәмә корырга чакырды.
Фәсхетдин Хәбетдин улы билгеләп үткәнчә, эссе һава аркасында күпләрнең су коенырга теләге туган, әмма коену сезоны гадәттә 1 июньнән башлана. Хәзер ТР Министрлар Кабинеты бу мәсьәлә буенча карар кабул итә.
- Кинәт аномаль эсселек килде, әмма без аңа әзер идек. Шәһәр күлендәге пляж-коену өчен рөхсәт ителгән бердәнбер урын. Каршы якта су коенырга ярамый. Бу хакта билгеләнгән аншлаглар да сөйли. Шулай ук төнлә һәм исерек килеш суга чумарга ярамый. Дүшәмбедән хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Хәзер пляж зонасында коткару посты эшли. Шулай ук шуны да искә төшереп үтәсе килә, коену өчен оптималь температура 22 градустан түбән булырга тиеш түгел. Югыйсә, яңадан суыту куркынычы бар. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, республикада суда 7 бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде: бишесен коткарып кала алганнар, икесе һәлак булган, - дип хәбәр итте Сыраев.
Аның сүзләренә караганда, су коену сезонына әзерлек эшләре дәвам итәчәк. Ял итүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, су төбен чистарту планлаштырыла. Шулай ук пляжда медик кизү торачак.
Тимур Нагуманов шулай ук әлмәтлеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Район башлыгы җиһазландырылган урыннарда гына коенырга чакырды. Ул шулай ук шәһәр күлендә балалар күренүгә игътибар итте. Ул ата-аналарны моңа аерым игътибар итәргә, балаларга олылар контролендә генә коенырга мөмкинлек бирергә чакырды.
Моннан тыш, Тимур Нагуманов тиздән пляжда җылытыла торган бассейн эшли башлаячак, дип хәбәр итте:
- Теләгән кешегә су коенырга була. Бу күпкә куркынычсызрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа