"Татнефть" - Россиядә патентлар саны буенча беренче!
Компания уйлап табуларга һәм файдалы модельләргә теркәлгән патентлар саны буенча Россия лидеры булды.
Роспатент мәгълүматларына караганда, узган елда «Татнефть» 281 патент алган, бу Әлмәт компаниясенә лидерларның беренче өчлеген («Татнефть» ГАҖ (281), «Росатом» дәүләт корпорациясе (210), «Газпром» ГАҖ (191) җитәкләргә мөмкинлек биргән.
Россиядә уйлап табуга яки файдалы модельгә һәр 126 патент «Татнефть» белгечләренә карый , ә һәр 100 хезмәткәргә 4 патент туры килә. Гомумән алганда, компаниянең 2001 патенты бар, аларның 16сы – чит илнекеләр.
2020 елда «Татнефть» төркеме тарафыннан барлыгы 403 саклау документы алынган, шуларның 249ы-уйлап табуларга, 56сы-файдалы модельләргә патент, 69ы-ЭВМ өчен программаларны дәүләт теркәве турында таныклык, 18е-товар билгеләренә таныклык, 11се-сәнәгать үрнәкләренә патент.
«Татнефть» институтлары һәм фәнни-техник үзәкләре авыр чыгарыла торган нефть запасларын эшкәртүнең соңгы стадияләрендә үзләштерү өлкәсендә актуаль җитештерү мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнә. Компания галимнәре һәм белгечләре тарафыннан эшләнгән күп кенә уникаль технологияләр «Татнефть» бүлекчәләрендә дә, Россия һәм чит ил нефть сәнәгате предприятиеләрендә дә киң кулланыла.
Фото: "Татнефть" матбугат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа