Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәзер Әлмәттә электр самокатларын прокатка алырга мөмкин

Әлмәтлеләрнең аларны шәһәрнең үзәк өлешендә прокатка алу мөмкинлеге бар.

Әлмәттә электр самокатларын прокатка алу сервисы эшли башлады.

Велосипед хәзер шәһәр буенча хәрәкәт итү өчен арендага алырга мөмкин булган бердәнбер транспорт түгел. Аларга электр самокатлары өстәлде. Әлегә алар 60, әмма оештыручылар хәбәр иткәнчә, җайланмалар саны артачак.


Электр самокатлары шерингы күптәннән Европада популяр: алар компактлы, уңайлы һәм экологик. Күптән түгел аларны прокатка алу Россиянең миллионлы шәһәрләрендә дә киң таралыш алган. Ә менә халык саны шактый түбән булган Әлмәт өчен бу яңалык. Велоюллар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә мөмкинлек бирә, ә җәяүлеләр һәм альтернатив хәрәкәт чаралары хуҗалары арасындагы конфликтб улмаячак.


Самокат арендалау өчен, 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләргә qr-кодны сканерлап, махсус кушымта алырга, теркәлергә һәм  банк картасын бәйләргә туры киләчәк. Кулланучы кирәкле характеристикаларны сайлагач, җайланма кузгалып китә.


6 майда район башлыгы Тимур Нагумановка һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына яңа транспорт төрен тәкъдим иттеләр.


- Минемчә, уңайлы һава торышында бу системага ихтыяҗ булачак. Ул бер урыннан икенчесенә тиз барып җитәргә мөмкинлек бирә. Тәкъдим ителгән тизлек кушымтасында шактый куркынычсыз: 15-25 км/сәг. Әлмәтлеләр самокатны күптән сорыйлар.  Әлеге идеяне шәхси эшмәкәрләр тормышка ашырырга карар иткән. Без аларның инициативасын хупладык, хәрәкәт итү урыннары, стоянкалар, эксплуатацияләү кагыйдәләре турында килештек. Шәһәрлеләргә зур үтенеч: самокатларны ныклыкка сынамагыз, пөхтә файдаланыгыз, – дип ассызыклады Тимур Дмитриевич, электр самокатларының берсен шәхсән сынап карап.


Кикшерингны оештыручылар сүзләренә караганда, хәрәкәт чараларын урлаудан махсус сак системасы саклаячак. Әгәр алар маршруттан читкә китсәләр, сигнал шунда ук куркынычсызлык хезмәтенә җибәреләчәк. Ватылган очракта да  хәбәр җибәрелә. Ватылган җайланма ремонтка китәчәк. Шулай ук  батарейлар утыра башласа да, система  хәбәр итә. Шул ук вакытта самокат хуҗалары зарядка озакка җитә дип ышандыра: самокатта 50 чакрымга якын юл үтәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса