Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 5 һәм 6 игезәк сабыйлар тууы теркәлгән

ЗАГС хезмәткәрләре яшь әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлый.

16 апрельдә  Әлмәт ЗАГС  белгечләре тарафыннан 5 нче һәм 6 нчы игезәк сабыйлар тууы теркәлгән.

 

Эльвир Равилович һәм Ләйсән Рәмзиловна Нуруллинар, шулай ук Ирек Салихҗанович һәм Раилә Язкаровна Миңнехановлар гаиләләрендә игезәкләр туган. Нуруллиннар гаиләсендә малай һәм кыз игезәкләр дөньяга аваз салган, аларга Самира һәм Камил дип исем кушканнар. Ә  Миңнехановлар гаиләсендә Азат һәм Айзат исемле сабыйлар туган. 


ЗАГС  белгечләре бәхетле ата-аналарга сабыйларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларны һәм ТР Президентының котлау хатын тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса