Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә укучыларның юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен тест ярдәмендә тикшерделәр

13 нче апрель көнне 5 нче гимназиядә 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүгә тест үткәрелде.

Тест алдыннан Ләйсән Демьянова әңгәмә үткәрде, юл куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен искә төшерде, еш очрый торган хаталар турында сөйләде.

Билетларда сораулар юл-транспорт һәлакәтләренә китерә торган реаль, тормыштагы юл ситуацияләре турында иде.

Тест тәмамлангач, балалар белән бергәләп  хаталарны тикшерделәр.

Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча тестларны шәһәрнең барлык гомуми белем бирү оешмаларында үткәрү  планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса