Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 марттан Төркиягә керү кагыйдәләре үзгәрә

Анкетада гражданнар үзләре хакындагы мәгълүматларны һәм Төркиядә үзләре яшәячәк адресны күрсәтергә тиеш.

15 марттан чит илләрдән Төркиягә килүче гражданнар илгә керү хокукын бирә торган анкеталарны электрон форматта тутырырга тиеш булачак.

Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр әлеге анкеталарны кәгазьдә тутырганнар.

Электрон анкеталарны Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (register.health.gov.tr) тутырырга мөмкин.

«Форма юлга кузгалырга 72 сәгать кала тутырылырга тиеш. Әлеге мәгълүматлар ярдәмендә сез Төркиядә булган чорда илдә коронавируска бәйле вазгыять турында мәгълүмат ала, үзегезне һәм якыннарыгызны инфекция йоктырудан саклый алачаксыз», - диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

Анкета тутырган һәркемгә уникаль код биреләчәк. Аның буенча Төркия Хөкүмәтенең кирәк булган очракта сезнең белән элемтәгә керү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә мәгълүматларны дөрес күрсәтергә кирәк. Чик буенда анкетаның базада булу-булмавын тикшерәчәкләр. Форма тутырылмаган яки мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән очракта, штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, аларны илгә кертмәүләре дә ихтимал.

Транзит белән сәяхәт итүче гражданнар анкетаны тутырмаса да ярый. 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса