Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге социаль ипотека йорты ярашлылык турында бәяләмә алды

Әлмәттә социаль ипотека программасы буенча төзелгән ике күпфатирлы йорт ярашлылык турында бәяләмә алды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә соципотечниклар өчен торак йортның әзерлеген тикшерү тәмамланды. “Көнбатыш капкалар” микрорайонында 19 нчы номерлы йорт 120 фатирга исәпләнгән. Тикшерү барышында хокук бозу очраклары ачыкланмаган.


Төзелеш “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында алып барылган. Йортта 120 фатир бар, бер бүлмәле һәм ике бүлмәле фатирлар саны тигез. Фатирларның стеналары обойланган, идәннәренә линолеум җәелгән, сантехника җиһазлары, электр плитәсе урнаштырылган.
Йортның ишегалды төзекләндерелгән. Анда балалар һәм спорт мәйданчыгы, ял зонасы, тротуарлар бар, дип хәбәр итәләр ведомствода. Йортта “Татнефть” компаниясе, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яшәячәк.

 

Фото: ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса