Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хәрби хезмәткә чакырылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны Татарстанның хәрби комиссарына бирделәр

Әлмәттә 11 мартта “Нефтьче” мәдәният сараенда “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең күчмә дәресе узды.

Шәһәрдә Татарстан республикасы Хәрби комиссары һәм Татарстан республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасы буенча киңәшмә узды.

Очрашуда Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Погодин Сергей Николаевич, республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссарлары, шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучылар, “Хәрби хезмәт нигезе” фәнен укытучылар һәм хәрби-патриотик иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыруга һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен Әлмәт районы башлыгы Нагуманов Тимур Дмитриевич Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Ватан Геройлары истәлегенә” медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса