Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сукбай этләрне шәһәр халкы ярдәмендә контрольдә тоталар

11 март көнне Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда үткәргән турыдан-туры эфир темаларының берсе - шәһәрдә һәм районда сукбай этләр темасы иде.

Трансляциянең кунагы Әлмәт дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Реваль Мөхәммәтҗанов булды, ул хайваннар белән җаваплы эш итү турында гамәлдәге Федераль закон, алар белән эш итү кагыйдәләре турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.


Ул билгеләп үткәнчә, элек тиешле органнар этләрне изоляцияләү һәм йоклату, юкка чыгару мөмкинлегенә ия булса, хәзер закон бу ысулларны катгый тыя, сукбай хайваннар карантин узып, дәвалана, вакцинацияләнә, стерильләштерү яки кастрация уза, аннан тиешле приютларга урнаштырыла. Алга таба, әгәр дә тиешле күрсәтмәләр һәм чикләүләр булмаса, аларны киредән яшәү тирәлегенә җибәрәләр. Тагын андый хайваннарны социаль челтәрләр аша икенче хуҗаларга бирәләр.


Реваль Мөхәммәтҗанов бүгенге көндә урамда күзәтүсез булган хайваннарның шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә зур проблема тудыруын хәбәр итте.


Урамда чипсыз этне күрсәгез, 000 номерына шалтыратып, хайваннарны тотсыннар өчен 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә була яки торак-коммуналь хуҗалык департаментына гариза җибәрергә, район башлыгының инстаграмдагы директына хәбәр итәргә мөмкин.


Тимур Дмитриевич әйтүенчә, аңа күп кенә кешеләр этләрне юкка чыгарырга кирәк дип язалар икән. Ул Реваль Рөстәмовичтан хайванны кайсы очракларда эвтаназияләү мөмкин дип сорады.

Хайванны эвтаназияләү ул нык чирләсә, интекмәсен өчен эшләнә икән. Моның өчен махсус комиссия төзелә һәм фикер алышканнан соң гына карар кабул ителә. Шулай ук Әлмәттә хайванны ветеринария берләшмәсенә эвтаназиягә китерү очраклары да бар. Моның өчен тиешле гариза язарга кирәк.

Реваль Рөстәмович йорт хайваннарын урамда калдырмаска һәм аларга җаваплы карарга үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса