Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдатта булган диләр

Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчеп килгән изге бурычы. Бик борынгы заманнардан ук ил сакчысы булу абруйлы саналган.

Дөньялар тыныч булганда, егет кешенең армиядә хезмәт итүе ныклыкка сынау үтү ул.

Бүгенге көндә егетләр контракт буенча хезмәт итүне кулайрак күрә. Дөрестән дә, моның уңай яклары, өстенлекләре бар. Бу хакта без Оренбург өлкәсенең бер частенда хезмәт итеп кайткан Әлмәт егете Владимир Козлов белән әңгәмә кордык.

- Владимир, контракт хезмәтен сайлавыгызның сәбәбе нәрсәдә? Армиядә контракт буенча хезмәт итү гади хезмәттән нәрсәсе белән аерыла? Шул турыда әйтеп узсагыз иде.

- 2018 елда, Казан федераль институты магистратурасын тәмамлаганнан соң, военкоматка килдем. Уку чорына билгеләнгән кичектерү вакыты тәмамланды, һәм миңа 24 яшемдә армиядә хезмәт итүнең ике юлын сайларга туры килде: бер елмы, әллә контракт буенча ике елмы? Мин икенчесен сайладым. Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекле яклары күп - тотрыклы хезмәт хакы, үзеңне ирекле тота алу мөмкинлеге һәм, әлбәттә, күптөрле социаль гарантияләр.

- Хезмәткә яраклашуы авыр булмадымы? Тормыш-көнкүрешегезне көйләп җибәрү күпмегә сузылды һәм шәхсән үзегез нинди кыенлыклар кичердегез?

- Яңа урында беркемгә дә җиңел түгелдер инде ул. Яшермим, беренче көннәрне чыннан да кыен булды. Ләкин тиз ияләштем, чөнки службага җаваплы эш итеп карадым, хезмәт хакын да бернинди өзеклексез, вакытында түләп бардылар. Хезмәт иткән җирдә Урал коэффициенты кулланыла, шуңа күрә дә хезмәт хакым ай саен шул утыз меңгә якын чыга иде. Әлбәттә, хезмәт хакы белән беррәттән отпуск та бирелде. Мин үзем 35 көн ялда булдым. Тиешле 30 көнгә тагын 5 климат көне дә өстәлде. Контракт буенча хезмәт итүнең тагын бер отышлы ягы – пенсиягә вакытыннан алда чыгасың. Хезмәт итү көненнән башлап 20 елдан соң контрактчы лаеклы ялга китәргә хокуклы.

- Әлмәткә кайчан кайттыгыз? Һәнәрегез буенча эшкә урнаша алдыгызмы?

- Узган елның декабрендә исән-имин кайттып җиттем. Югары уку йортында алган белгечлегем буенча мин төзүче-юлчы. Юл тармагында кышын эш күләме кимрәк, шуңа күрә дә эшкә урнашмадым әле. Вариантлар бар - уйлыйм.

- Хәрби контрактчыларның ташламалары күп диләр...

- Контракт буенча хезмәт узучыларга күләмле социаль җыелма каралган. Моңа түләүсез ашау, медицина һәм кием-салым белән тәэмин ителеш керә. Икенче контракттан башлап ипотекага фатир да алырга була. Хезмәт иткән дәвердә ипотеканы министрлык түләп бара. 10 ел узганнан соң фатир хәрбинең шәхси милке санала.

- Хезмәт иткәндә яшьләр карьера ясый аламы?

- Рядовой - сержант, урта-һөнәри белеме булганнар - прапорщик, ә менә югары белемлеләр офицер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә ала. Һәрбер баскыч хезмәт хакына өстәмә түләү дигән сүз. Ләкин бу гына түгел, спорт өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен дә ай саен өстәмә түләү алу мөмкинлеге бар. Шулай итеп, контракт буенча хезмәт итү – үзеңне һәм гаиләңне яхшылап тәэмин итү мөмкинлеге дә әле ул.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса