Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Кадерле әлмәтлеләр!

Ихлас күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм

23 февраль - батырлык, фидакарьлек һәм хәрби бурычка тугрылык символы, бөтен Россия күләмендә һәр гражданин өчен мөһим көн. Без тынычлыгыбыз, иминлегебез сагында торучыларны, Ватанга намус белән, карусыз хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Россия Кораллы Көчләре ветераннарының фидакарьлегенә һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәсенә сокланабыз һәм бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүнең күркәм традицияләрен дәвам итүчеләргә хөрмәт белән карыйбыз. Сез булганга илебез үз көченә ышана, бәйсез һәм имин яши.

Табибларыбыз һәм медицина хезмәткәрләре катлаулы 2020 елның чын каһарманнары булдылар.

Пандемия бөтен дөньяны колачлап алганда нәкъ менә алар алгы сафка басты. Көчле рухлы, югары квалификацияле ак халатлы шәфкать ияләре көн саен үлем белән көрәште һәм күпме кешенең гомерен саклап калды. Хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне һәм хөрмәтемне белдерәм, һәрвакытта да авырулардан бер адым алда баруыгызны, тәвәккәллек һәм үҗәтлегегезне югалт-мавыгызны, сәламәтләнеп килүче пациентларыгызның рәхмәтле елмаюларына сөенеп, үзегез дә бәхетле булып яшәвегезне телим.

Вирусның таралуына каршы көрәштә нефтьчеләрнең нәтиҗәле ярдәме, коткаручыларның, хокук саклау органнары, административ учреждениеләрнең санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча эшчәнлеге, укытучыларның белем бирүнең дистанцион форматына оператив төстә күчүе, волонтерларның, эшмәкәрләрнең һәм Әлмәт шәһәре һәм районында яшәүче һәр кешенең битараф булмавы безнең уртак Ватаныбыз өчен җаваплы булуыбызны, һәркайсыбызның көндәлек нәтиҗәле хезмәте белән илебезне саклауга зур өлеш кертүен күрсәтте.

Февральдә билгеләп үтелә торган әлеге кыюлык һәм ышанычлылык бәйрәме йортларыгызга бәхет-шатлык, тынычлык һәм ямь алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, чын патриотлык хисе, тыныч күк йөзе һәм имин тормыш телим, кадерле әлмәтлеләр!

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса