Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авылда яшәүчеләрнең 52 нче Спартакиадасы узачак

21 февральдә Әлмәт шәһәре стадионында авыл халкының 52 нче Спартакиадасы узачак.

52 нче Спартакиада программасына 13 спорт төре керә. ГТО, йөзү һәм хоккей дисциплиналары буенча команда ярышлары үткәрелде инде, ә 21е көнне мини — футбол, гер күтәрү, армспорт, милли көрәш, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат, аркан тарту һәм ату (җирлек башлыклары арасында) буенча ярышлар узачак. Аларның нәтиҗәләре буенча “800 кешегә кадәр җирлекләр” һәм “800 дән артык кешесе булган җирлекләр” төркемнәрендә иң яхшы авыл җирлекләре билгеләнәчәк.

9:00 сәгатьтә мини футбол стадиондагы футбол кырында узачак, милли көрәш “Татнефть” спорт комплексының көрәш залында булачак.

Шулай ук 9:00 сәгатьтә өстәл теннисы спорт мәктәбендә (СУ2 районы) өстәл теннисы буенча ярышлар башланачак. Шахмат мәктәбендә (Тимирязев урамы) шушы ук вакытта шашка һәм шахмат ярышлары башланыр дип планлаштырыла.

Футбол буенча спорт мәктәбенең спорт манежында 10:00 сәгатьтә армпорт башланса, шул ук урында 11:00 сәгатьтә гер күтәрү буенча ярышлар узачак. Шунда ук 12:30 сәгатьтә аркан тартышачаклар. Авыл җирлекләре башлыклары арасында ату ярышлары 12:00 сәгатьтә булачак.

11:30 сәгатьтә чаңгы ярышлары шәһәр стадионында башланачак.

Тантаналы өлеш 11:00 сәгатьтә шәһәр стадионы мәйданында урнаштырылган сәхнәдә узачак.

Чара вакытында фермерлар ярминкәсе булачак, анда теләгән кешеләр район хуҗалыкларының продуктларын сатып ала алачаклар, сәхнәдә район коллективлары чыгышы да көтелә. Чарага килүчеләр тәмле пылау һәм шашлыктан да авыз итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса