Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүчеләр «Халык контроле» нә элмә такталардагы хаталар турында хәбәр итә алалар

Татарстан республикасы президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.

Әлмәтлеләр үз мөрәҗәгатьләрен «Халык контроле» системасына юллый ала. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле»мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.

Кулланучыга «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга кирәк булачак.

Республика территориясендә урнаштырылган хаталы язылган элмә тактаның фотосын җибәрергә кирәк. Элмә тактаның нинди оешманыкы булганлыгы күренергә тиеш. Шулай ук төгәл адресны да күрсәтү мөһим. 


Конкурс татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын язулардагы хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.


«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәрләр бирү мөмкинлеге булмаган очракта, шулай ук конкурс модераторына төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоны да теркәп, язма рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Хатларны шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты; anrt@mail. ru яки 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12 адресы буенча җибәрергә мөмкин.


Хатлар 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.


Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп фотоматериаллар җибәргән ун җиңүче билгеләнә, алар «Конкурс җиңүчесе» дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның IV кварталында булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса