Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телепроекты старт алды

Проект Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерде.

«ЮВТ-24» телеканалы 10 февральдә эшли дә башлады. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы мәгълүмат үзәге Әлмәттә урнашкан, ул «Татмедиа» АҖ филиалы һәм «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе базасында оештырылган.

 

Лилия Сәлимҗанова алып баруында татар телендә кичке яңалыклар яңа форматта, яңартылган студиядән эфирга чыкты.

 

«18:00 сәгатьтә безнең тамашачылар көн саен татарча тапшыруларны карый алачак. Болар -яңалыклар, «Без сезгә барабыз» программасы, «Татмедиа Junior» проекты, ял көннәре буенча йомгаклау мәгълүмат программасы», – дип сөйләде филиалның баш мөхәррире – җитәкчесе Людмила Воронина.

Каналда яңа йөзләр пәйда булды – кастингта катнашучылар, телекомпания аларны һава торышы һәм яңалыклар фаразын алып баручыларны сайлау өчен үткәрде. Һава торышы турында тамашачыларга 13 яшьлек Арслан Әсәдуллин сөйләде, ә «Татарстанның көньяк-көнчыгышы яңалыклары» тапшыруын Рушан Камаев үткәрде. Ике йолдыз да телекомпаниянең инстаграм-аккаунтында тавыш бирү юлы белән сайлап алынды.

 

«Тамашачылар безнең эфирда кастингның башка катнашучыларын да күрәчәк. Алар бик актив узды. Без үзебез өчен бик күп талантлы кешеләр ачтык, бәлки аларның кайберләре телеэфир йолдызлары булыр», - диде Людмила Воронина.

 

Проектны эшләтеп җибәрүгә канал өчен заставкалар, отбивкалар, логотип, яңалыклар студиясенең декорацияләре ясалган.

 

«ЮВТ-24» проекты Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Зәй шәһәрләрен үз эченә ала. Яңалыклар көн саен эш көннәрендә чыга, канал рус һәм татар телләрендә хәбәр итә. Үз программаларының күләме атнага 35 сәгать тәшкил итә.

 

Телеканалның челтәр партнеры - «Татарстан 24». Потенциаль аудитория 470 меңнән артык кешене  тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса