Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов әнисен юбилее белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

Әлеге уңайдан ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әнисенең фотосын урнаштырган.

«Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим!» — дип язган Татарстан Президенты. 

Вәсыйга Мөбарәкҗан кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Саба районының Лесхоз бистәсендә озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, аның «Хезмәт ветераны» медале һәм башка бүләкләре бар. 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса