Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1500 бала беренчел әһәмияттәге азык-төлек белән тәэмин ителәчәк

Әлмәттә авыр тормыш хәлендә калган гражданнарны азык-төлек белән тәэмин итү эше дәвам итә.

Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәбәр итте."Игелекле ярдәм" акциясе кысаларында 200 дән артык гаилә 325 азык-төлек җыелмасы алган. Авыр хәлдә булган гаиләләргә барлыгы 850 җыелма тапшыру планлаштырылган.

Бу эштә шәхси эшмәкәрләр, сәүдә нокталары, муниципалитет һәм Азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре дә ярдәмгә килә. Апрель аенда ташламалы категориягә кергән 1500 бала беренчел әһәмияттәге азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.

Пенсия күләме яшәү минимумыннан түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк 248 пенсионер «Казан-экспресс» һәм «ТАГРАС» холдингының уртак акциясе кысаларында азык-төлек белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса