Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Теләкләр чыршысы" проектында катнашты

Рөстәм Миңнеханов ике баланың аквапарк һәм узыш трассасына бәйле теләкләрен үтәячәк.

Ул авыр тормыш хәлендәге балалар һәм яшүсмерләрнең теләкләре язылган ике открытка алды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген республика Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерлек буенча үткәрелгән киңәшмә кысаларында „Теләкләр чыршысы“ проектында катнашты. Ул ике открытканы сайлап алды: 8 яшьлек Радмир Шәкүров бер көнен „Ривьера“ кунакханә-күңел ачу комплексында үткәрергә теләсә, 12 яшьлек Данияр Галиев чып-чын узыш трассасында җилдерергә хыяллана», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, якын арада балаларның теләкләре үтәләчәк.

"Теләкләр чыршысы" акциясе быел өченче тапкыр уздырыла. Ул "Минем белән бергә хыяллан" Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган.

 Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплап,  чын панданы кочакларга хыялланган 10 яшьлек Александр Колесников, шулай ук Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Россия Президентының кайда эшләвен күрергә теләгән 9 яшьлек Дмитрий Ощепковның теләген үтәргә ярдәм иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса