Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле армиягә җибәрмәүләрен сорап, судка мөрәҗәгать иткән

Егет чакырылыш комиссиясенә хәрби хезмәт үтүгә комачаулаучы авырулары барлыгы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

УЗИ узгач, аңа элек куелган диагнозлар расланган.  Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча егет аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә чакырылган.  Әмма ул  чакырылыш комиссиясе карарын законсыз дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать иткән, чөнки аңа өстәмә медицина тикшерүе үтәргә кирәк булган. Шул ук вакытта ул үзе судка килмәгән.


Суд тарафыннан гариза бирүченең комиссия карары белән хәрби исәпкә куелуы, әмма укуга бәйле рәвештә кичектерелүе ачыкланган. Ул өстәмә медицина тикшерүенә җибәрелгән, әмма билгеләнгән көнне тикшерү нәтиҗәләрен тапшырмаган. 


2020 елның көзге чакырылышы вакытында егет сәламәтлегенә зарланып, медицина учреждениесенә җибәрелә. Медиклар егетне аз гына чикләүләр белән хәрби хезмәткә яраклылык категориясенә керткән. 2020 елның ноябрендә аны хәрби хезмәткә чакыру турында карар кабул ителгән.


Егет судка бәйсез экспертиза мәгълүматларын бирмәгән, аның нәтиҗәләре кабул ителгән карарга йогынты ясый алыр иде.


Суд егетнең  хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карарын дәгъвалау турындагы административ дәгъва гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Карар законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса