Ачылыш тантанасында "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Бүген иҗтимагый үзәк үз ишекләрен ачты.
Үзәк эчендә дөнья халыкларының музыкаль уен коралларының уникаль күргәзмәсе, Италия рәссамы Франческо Убертининың «Мадонна с младенцом» исемле интерактив күргәзмәсе, Digital академиясе, «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге урнашкан. Якын арада «Ace Language Academy» телләр мәктәбе эшли башлаячак. 4-5 катта күпфункцияле концерт залы урнашачак. Тиздән танылган ресторатор Аркадий Новиковның «Сыроварня» рестораны эшли башлаячак, ә «Эклерная» кафесы инде беренче килүчеләрне кабул итә.
«Иҗтимагый үзәк - бөтен нефть регионына һәм анда яшәүчеләргә безнең бүләк. Без иҗтимагый үзәкнең заманча алдынгы яшьләрне үзенә тартып тору ноктасына әйләнүен, аларның фәнни белем һәм иҗади үсеш белән кызыксынуын телибез», - диде ачылыш тантанасында «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов.