Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пандемияле Яңа ел

Пандемия тормышыбызга шактый нык үзгәрешләр кертте. Бик күп нәрсәләр башка үлчәмгә, башка форматка күчте.

Моңа кадәр якыннар, дуслар-танышлар белән ирекле көннән виртуаль дөньяда аралашсак, хәзер илдәге вәзгыять шуны таләп итә.

Балалар гына түгел, бөтен кеше өчен көтеп алынган яңа, 2021 ел ишек шакый. Чыршы, мандарин исләре, бүләкләр, сихри кар бөртекләре, туганнар, дуслар, изге теләкләр - болар һәммәсе Яңа ел киченең аерылгысыз өлеше. Без мул табыннар, туганнар, якыннар белән Яңа елны каршы алырга күнеккән. Бүләкләр бирешү, кунакка йөреп котлаулар да гадәти күренеш иде. Сәгать телләре уникене узгач, чыршы әйләнәсенә, шугалакка чыгу да Яңа елның бер бизәге.

Ә быел ничек булыр икән? Яңа елны ничек, кайда, кемнәр белән каршы алырга? Ничек итеп бүләкләр бирешергә?

Резидә ӘХМӘТШИНА, китапханәче:

 

- Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Һәркем бу бәйрәмне көтеп ала, аны ничек итеп үткәрергә планнар кора: якыннарына бүләкләр әзерли. Ләкин таҗлы вирус безне ниндидер кысаларга кертеп куйды. Туганнар, дуслар белән очрашу сирәгәйде, үзең дә бармыйсың, кеше дә чакырмыйсың. Ярый интернет бар, социаль челтәрләрдә менә дигән итеп котлаулар алырга-җибәрергә була. Яңа ел бүләкләрен өеңә үк китереп бирергә мөмкиннәр. Моның өчен интернет-кибетләр бар. Шулай булгач бик кайгырмыйбыз. Иң мөһиме, исән-сау булыйк! Киләсе Яңа еллар белән!

 

Лидия СТАРШИНИНА, җәмәгать эшлеклесе:

 

- Без бит инде хәзер өлкәннәр, үзебезне дә, башкаларны да сакларга тиеш. Халык күп җыелган урыннарда әллә ни еш булырга тырышмыйбыз, саклану чараларын кулланабыз. Бәйрәмнәрдә гадәттәгечә гаилә белән, өйдә. Ә бүләк бирү өчен җай табарга була. Китабым - Яңа елда минем барысына да сәламәтлек теләп, ихлас күңелдән биргән бүләгем.

 

Линиз РИЗАТДИНОВ, табиб:

 

- Быел инде халык күпләп җыела торган чаралар булмас. Ләкин кешене бәйрәм итүдән тыеп булмый. Булган очракта да андый җирләргә йөрмәбез. Иң якыннар җыелып, Яңа елны гаилә белән генә каршы алырга уйлыйбыз. Чөнки күп кеше чакыру дөрес булмас. Бәйрәм чараларына, кибетләргә барган очракта җитәкчелек, табиблар куйган таләпләрне үтәргә, киңәшләрне тотарга. Маскалар, дистанция турында онытмаска. Шәһәр зур түгел, шуңа да якын араларга җәяү генә дә барырга мөмкин. Җәмәгать транспортында, халык күп йөргәнлектән, куркыныч бермә-бер арта. Ә бөтен саклык чараларын үтәсәк, бәйрәмебезгә күләгә төшмәс иде. Форсаттан файдаланып, мин барчагызны да киләчәк Яңа еллар белән котлыйм! Авырлыклар артта калсын, алдагы еллар куанычлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса