Әлмәттә бозга керү тыела
Көннәр суытып, сулыклар бозлану – су өстендәге бозга керергә ярый дигән сүз түгел.
Шарлавыклы буаларга куелган инсталяцияләргә кызыгып, балалар, үсмерләр боз өстенә керә. Су астына китү куркынычын булдырмас өчен шәһәрдә даими рәвештә рейдлар үткәреләчәк.
Татарстан Административ хокук бозулар кодексы маддәсе нигезендә 7 сантиметрдан да юка бозга чыккан өчен административ штраф салына. Гражданнарга ул 1,5 меңнән 2 мең сумга, вазифаи затларга 5 меңнән 7 мең сумга, юридик затларга 50 меңнән 70 мең сумга кадәр каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа