Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт полицейскийлары "Бурычлы" операциясе үткәрә

20-30 ноябрьдә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре “Бурычлы” дип исемләнгән профилактик чара үткәрә.

Ул административ хокук бозулар өчен штрафлар түләтү максатын күз уңында тота.

Полиция хезмәткәрләре көн саен яшәү урыны буенча бурычлыларга административ штрафларны түләү кирәклеге турында хәбәр итә.
Административ штраф хакындагы карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Әлмәт полициясе административ хокук бозулар өчен штраф рәвешендә җәза алган гражданнарга мәҗбүри җәза чаралары көтмичә, штрафны вакытында түләргә кирәклекне искә төшерә.

Административ хокук бозу яки аңа түләү белән бәйле сораулар килеп туган очракта, Мәрҗани ур., 82 адресы буенча урнашкан полиция бүлегенең административ законнарны үтәү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 39-24-03

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса