Әлмәт таңнары

Татарстанда “Төзелеш” программасы буенча ташламалы финанслауга гаризалар кабул итү төгәлләнә

1 декабрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы “Төзелеш” программасы буенча финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итә.

Реклама

Әлеге программа кысаларында идарәче компанияләргә, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм реконструкцияләү өчен 30 млн сумга кадәр кредит бирелә (Татарстан Республикасы Гарфонды гарантиясе белән 50% ка кадәр). Микрофинанс продуктының срогы 1 елдан 5 елга кадәр, төп бурычны түләү буенча 12 айга кичектерү мөмкин.

Микрозайм алу өчен Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан, Петербург ур., 28 нче йорт, федераль максатчан программаның районнардагы төбәк вәкилләренә. Консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: (843) 524-90-90.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: