Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек турында яңа онлайн проект старт ала

26 ноябрьдә күкрәк сөтенең файдасы турында фикер алышу булачак.

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә "сәламәтлек гади” дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.


Проектның максаты-халыкның санитар грамоталылыгын арттыру. Йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалау.


Проектның форматы-атна саен “YouTube” – “Здоровье просто” каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – ул сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиленең танылган блогерлар, медиа-персоналлар, җәмәгать эшлеклеләре белән сайланган темага тере дискуссиясе.


Чакырылган кунаклар:
Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Бабинцева Анна Анатольевна - ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы


Каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса