Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вагон-йортларны янгын куркынычсызлыгына тикшерә башладылар

Ел саен ноябрь аенда ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт филиалы инженер-инспекторлары вагон-йортларның янгынга каршы тору халәтен тикшерә. Электр җылыту приборларының, янгын сүндерү чараларының төзеклеге тикшерелә дип хәбәр итте ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт филиалы инженеры Г.С. Федянина. Күп янгыннар электр приборларының төзексезлеге аркасында килеп чыгуын да әйтте ул. Вагон-йортлар, электр җылыту җиһазлары җиргә тоташтыру зарурлыгын да аңлатты. Тикшерү вакытында күп кимчелекләр күренә икән. Электр җылыткычлары караучысыз калган, электр розеткасына тоташкан килеш тора, киптерү шкафларында тәртип юк, ә янгын сүндергечләргә барып җитеп булмый: алар спец-киемнәр астында калган була яки су канистрлары белән капланган була икән. Янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәү – тирә-юнебездәгеләрнең гомерен саклап калу ул. Янгын килеп чыккан очракта телефоннан 101 номерын җыярга, электрны рубильниктан аерырга һәм кул астындагы янгын сүндерү кораллары (янгын сүндергеч, ком) белән утны сүндерергә омтылырга кирәк диде белгеч.

Ел саен ноябрь аенда ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт филиалы инженер-инспекторлары вагон-йортларның янгынга каршы тору халәтен тикшерә. Электр җылыту приборларының, янгын сүндерү чараларының төзеклеге тикшерелә дип хәбәр итте ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт филиалы инженеры Г.С. Федянина. 
Күп янгыннар электр приборларының төзексезлеге аркасында килеп чыгуын да әйтте ул. Вагон-йортлар, электр җылыту җиһазлары җиргә тоташтыру зарурлыгын да аңлатты. 
Тикшерү вакытында күп кимчелекләр күренә икән. Электр җылыткычлары караучысыз калган, электр розеткасына тоташкан килеш тора, киптерү шкафларында тәртип юк, ә янгын сүндергечләргә барып җитеп булмый: алар спец-киемнәр астында калган була яки су канистрлары белән капланган була икән. 
Янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен үтәү – тирә-юнебездәгеләрнең гомерен саклап калу ул. 
Янгын килеп чыккан очракта телефоннан 101 номерын җыярга, электрны рубильниктан аерырга һәм кул астындагы янгын сүндерү кораллары (янгын сүндергеч, ком) белән утны сүндерергә омтылырга  кирәк диде белгеч. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса