Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының 13 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланды

Бу хакта бүген район башлыгы туры эфир барышында хәбәр итте.

Бүгенге көндә күпчелек төзелеш мәйданнарында эш кайный.

Райондагы 13 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре башланып китте. Быел ремонт эшләренә иртә керешкәннәр.

"Аларда шулай ук барлык санитар таләпләр үтәлешен контрольдә тотабыз.Безнең бурыч - әлеге авыр чорда бакчаларда
максималь рәвештә ремонт эшләрен башкару. Сабыйлар яңартылган балалар бакчасына килсен дип тырышабыз", - диде Тимур Нагуманов.

Шулай ук район башлыгы Грузинская урамындагы юлда төзекләндерү эшләре төгәлләнүен, ә Төзүчеләр проспектында эшләрнең башланачагын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса